Всего на сайте:
282 тыс. 988 статей

Главная | Литература

Йөз балкытып карый кояшка.  Просмотрен 10

1 а.б.Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йод­рыкка тупланды. Безнең кичә Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларына багышлана. Кичәбезне башлыйбыз.

Магнитофон аша әкрен генә М.Җәлилнең «Җырларым» җыры уйнатыла.

2 а.б. Герой-шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов Орен­бург өлкәсе Мостафа авылында туа. 10-11 яшьләрендә үк ши­гырьләр яза башлый. Бөек Ватан сугышына кадәр бик күп лирик шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә, «Алтынчәч», «Ил­дар» исемле либреттолар яза.

Талантлы шагыйрь Муса Җәлил сугыш башлану белән фрон­тка китә һәм анда фашист илбасарларга каршы батырларча сугыша. 1942 елда каты яраланган хәлдә фашистлар кулына эләгә. Концентрацион лагерьда һәм Берлинда әсирләр ара­сында яшерен эш алып баруы өчен Моабит төрмәсенә ябыла. 1944 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Муса Җәлил соңгы сулышына кадәр дошманга каршы көрәшен туктатмый.

Укучы:«Бер үгет» шигырен укый.

 

1 а.б. Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев Саратов губернасының (хәзерге Пенза өлкәсенең) Кузнецкий районы Татар Кынадысы авылында туа.

Егерменче еллар башында Кутуй Казанга килә һәм педаго­гия институтында укый. Шул ук вакытта үзенең беренче ши­гырьләре белән матбугатка чыга. 1935 елда «Тапшырылмаган хатлар» исемле атаклы повестен яза. Бу әсәр бик күп телләргә тәрҗемә ителде, Америкада, Европа илләрендә басылып чык­ты.

Укучы:«Сагыну» нәсереннән өзек укый:

(Өзек укыган арада магнитофон аша чишмә челтерәгән, кошлар сайраган тавышлар салмак кына ишетелә).

«Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса ал­мам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс ел­галарның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

Сине сагынган саен миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: совет кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Сагындым, бик сагындым сине, изге Туган ил».

2 а.б. Күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа.

1924 елда ул Казанга килә. Шунда шигырь язу белән мавы­га башлый. 1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Ур­ман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Кыска гына иҗат дәве­рендә Ф.Кәрим күп кенә ялкынлы лирик шигырьләр, поэма­лар тудырды. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә язды.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул фашизмга каршы сугышка китә һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугыш­ларда батырларча һәлак була.

Укучы:«Ант» шигырен укый.

 

1 а.б. Татар поэзиясенең популяр шагыйрьләреннән берсе Нур Галим улы Баянов Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Октябрьга кадәр иске мәктәп-мәдрәсәләрдә, революциядән соң педагогик курсларда, Казанда хәрби
мәктәптә укый, Кызыл Армия сафында хезмәт итә. Нур Баян матбугатка 1925 елда чыга. Аның лирик шигырьләре һәм по­эмалары «Яңгырлы төн» (1933), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1934), «Гөләндәм» (1940), «Туган авыл» (1941) һ.б. исемнәрдә егер­мегә якын китап булып басылып чыкты.

Укучы:«Санитарка» шигырен укый.

 

2 а.б. Абдулла Бари улы Алишев 1908 елда Татарстанның Куйбышев районы Көек авылында туа. Башта җидееллык мәктәпне, аннары Казан җир төзелеше техникумын тәмам­лый.

Озак еллар «Техника», «Пионер каләме» журналларында җаваплы секретарь булып эшли.

А.Алиш балалар өчен күп әсәрләр язды. Аның кечкенә күләмле әкиятләрен балалар бик яратып укыйлар. «Әкиятләр» китабы инде дистәгә якын басмада чыгарылды. Шулай ук язучының сәхнә әсәрләре, шигырьләре һәм балалар тормы­шыннан алып язылган очерклары бар.

1941 елда А.Алиш Бөек Ватан сугышына китә. 1941 елның октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда, каты сугышларның берсендә дошман кулына эләгә. А.Алиш концлагерьларда чакта да соңгы сулышына кадәр Ватанга, халкына тугрылыклы булып калды. Ул тоткынлыкта, Муса Җәлил белән берлектә, фашизмга каршы көрәш алып бара, явыз дошманга нәфрәт белдереп шигырьләр яза. 1944 елның августында фашистлар А.Алишны җәзалап үтерәләр.

Укучы:«Очрашу» исемле шигырен укый.

 

1 а.б. Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елда Татарстан Республикасы Кайбыч районы Карамасар авылында туа.

1919 елның җәендә Рахман Ильяслар гаиләсе Кавказга күчеп китә. Анда алар Грозный нефть промыселларында эш­лиләр.

Рахман Ильяс 1933 елда Казанга килә һәм зур дәрт белән әдәби эшкә керешә. 1934-1935 елларда аның «Әндәр карт», «Та­улар арасында» дигән китаплары басылып чыга.

Язучының иҗаты эшчеләр тематикасын чагылдыруы белән характерлы. Ул нефть чыгаручылар тормышын яхшы белә. Озак һәм күп көч куеп эшләү нәтиҗәсендә язучы нефтьчеләр тормышыннан «Горизонт» дигән зур күләмле әсәр яза. Бу әсәр укучылар тарафыннан яратып укыла һәм берничә тапкыр басылып чыга. Рахман Ильяс 1938 елда «Фонтан» исемле дра­ма яза. Шулай ук «Зәйнүш дускай», «Танышлар» дигән әсәрләрен язып, бастырып чыгара.

Бөек Ватан сугышы башлангач, ул үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры буларак каты сугышларда катнаша. Рахман Ильяс 1943 елның 23 августында батырларча һәлак була.

Укучы:«Партизаннар» әсәреннән өзек укый.

«Урман буеннан фашистларның кавалерия отряды үтеп бара иде. Немецлар юлда иң яшь партизан Ваняны күрделәр.

Фашист унтеры:

– Тукта! Дөресен әйт, син коммунистмы? - дип кычкырды.

Зәңгәр күзле малай:

– Юк, пан, юк, юк, – дип җавап кайтарды.

Унтер, рус телен боза-боза, сорау алуында дәвам итте:

– Әтиең кем?

– Әтием күптән үлде, мин энем белән генә калдым. Урман каравылчысы булып эшлим, әнә тегендә торам, – дип, ул урман ягына таба төртеп күрсәтте.

– Ә шәһәргә таба бара торган юлны белмисеңме?

– Ник белмәскә! Яхшы беләм...
Унтер:

– Шәһәргә алып бар безне, – дип боерык бирде, – әгәр алда­саң, менә нәрсә алырсың, – дип өстәде һәм револьверын селкетеп куйды.

Ваня бандитларны урманның бормалы юлы буйлап ияр­теп китте.

Фашистлар сагайдылар. Унтер, Ваняны әледән-әле туктатып:

– Дөрес алып бармасаң, атып үтерәм, – диде.

Инде караңгылана башлады. Урман сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Куе урманны куаклыклар алмаштыра. Алда киң сызык булып баткак сазлыклар җәелеп ята.

– Хәзер, менә монда, – диде Ваня һәм баткаклык ягына төртеп күрсәтте.

Нәкъ шул вакыт партизаннарның ату тавышлары күтәрел­де. Пулемет тырылдарга тотынды. Атлар куркынып төрле якка ташландылар һәм сазлыкка кереп баттылар. Фашист унтеры юл күрсәтүченең кем булуын хәзер генә аңлады. Ләкин соң иде инде. Ату көчәйгәннән-көчәя барды.

Урман авызында:

– Үлем фашистларга! – дигән көчле тавышлар яңгырады».


2 а.б. Үзенең «Шәмсекамәр» исемле драмасы белән татар укучыларына гына түгел, башка милләт укучыларына да та­ныш булган Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1902 елның 13 июлендә Татарстанның Лаеш районында ярлы крестьян гаи­ләсендә туа. 1915 елда эш эзләп Казанга килә һәм анда бер сәүдәгәргә малайлыкка яллана.

1918 елны Мөхәммәт Әблиев продотрядка языла. Аннары Алафузов фабрикасында эшли һәм шунда комсомолга керә.

Ул үзе теләп Кызыл Армиягә китә һәм 1922 елны Урта Ази­яне басмачылардан тазарту өчен барган каты сугышларда катнаша.

Мөхәммәт Әблиев кечкенәдән үк төрле вакыйгаларны ча­гылдырган бер пәрдәлек пьесалар яза башлый. Аның «Ике туй», «Шәмсекамәр», «Лейтенант» дигән сәхнә әсәрләре, шулай ук «Минем дустым сугышта», «Итекче кызы» һ.б. хикәяләре, по­вестьлары бар.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, Мөхәммәт Әблиев Ва­танны саклаучыларның беренче сафына баса. Яшьтән үк үзен хәрби хезмәткә багышлаган, күп кенә сугыш операцияләрендә катнашкан, үзенең әсәрләре белән дә, шәхси батырлыгы белән дә халыкны рухландырган бу сугышчы-драматург 1941 елда, изге җиребезне яклаганда, Украина туфрагында дошманның атакасын кире кайтарып, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, мәңгегә күзен йома.

«Шәмсекамәр» әсәреннән өзек сәхнәләштерелә.

 

1 а.б. Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдинов) 1906 елда Улья­новск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башта үз авылларында укый, аннан соң Самарадагы Татар-башкорт педагогия тех­никумына укырга керә. Техникумда укыган елларында ши­гырьләр яза башлый. 1926 елда Демьян Фәтхи Казанга килә һәм Татрабфакта укый, бер үк вакытта газета редакциялә­рендә дә эшли.

1929 елда шагыйрьнең «Тальян» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөньяга чыга. Озак та үтми, Мәскәүдә «Металл тавышлары» исемле икенче китабы басыла. Ул барлыгы 6 китап чыгара.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Демьян Фәтхи, кулына корал алып, фронтка китә. Дошманнарга көчле нәфрәт бел­дергән шигырьләр язып, фронт газеталарында бастыра.

Демьян Фәтхи 1942 елда Сталинград сугышларында кат­наша һәм яралана. Яралары төзәлгәч, яңадан алгы сафка баса, Сталинград каһарманнары турында поэма яза башлый, ләкин аны төгәлли алмый кала.

Тормышны өзелеп сөюче, бай хыяллар белән яшәүче талант­лы шагыйрь-солдат 1943 елда Кантемирово янында барган сугышта каты яраланып һәлак була.

Укучы:«Атыш тынган минутларда» шигырен укый.

 

2 а.б.Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахманов) 1914 елда Татарстанның Балтач районы Яңгыл авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим кала, ике сеңлесен һәм энесен тәрбияләү аның өстенә төшә, яшьләй кулакларда төрле эшләр эшли.

1930 елда Арча мәктәбенең 7 классын төгәлли һәм кыска сроклы курсларда укып укытучы була. Башта Саба районы Курсабаш мәктәбендә, аннары Курсада эшли. Шушы еллар­да «Ялчы» газетасында кыска хикәяләре һәм шигырьләре басыла.

1931-1932 уку елында Казандагы Татрабфакны тәмамлап, пединститутка укырга керә.

Хәбра Рахман 1936 елда педагогия институтын бик яхшы­га тәмамлый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Ала­буга педучилищесына китә. Анда вакытта татар халык иҗатын җыю өстендә эшли.

1937 елны яшь шагыйрьнең «Чәчәк ява» исемле беренче шигырьләр китабы басылып чыга.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, Хәбра Рахман сугыш­ка китә. Мәскәү янында барган сугышларда яралана һәм 1942 елның ноябрендә батырларча һәлак була.

Укучы:«Сугышта» әсәреннән өзек укый.

«Шәрипов прикладсыз винтовкасын агачлар арасына ыр­гытты һәм егылып җитүен дә көтмәстән, тегенең кулыннан мылтыгын тартып алды да яңадан вак агачлар төркеме ар­тына сикерде. Кинәт ату тавышы ишетелде, сул колак янын­нан каты сызгырып һәм колак яфракларын көйдереп пуля үтеп китте. Чигә буйлап, муенга таба ниндидер җылы, йом­шак һәм юеш нәрсә шуып төшә башлады. Шәрипов тиз генә як-ягына карап алды. Каршыдан аңа таба маузерын төзәгән, ачудан тагын да ныграк кара янган офицер һәм аннан аз гына артта, мылтыгын алга сузып, петлицаларына икешәр сары йолдыз кадаган бер япон солдаты килә иде. Шәрипов, агачлар артына яшеренеп, мылтыгын офицерга төзәде. Шул­чак сул яктан көчле, калын тавыш ишетелде:

— Ташла маузерыңны, кулларыңны күтәр!».

 

1 а.б. Вәүдәт Кашшаф улы Мифтахов 1915 елның 20 нояб­рендә Татарстанның Сарман районы Яхшы Каран авылын­да ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Сарман җидеел­лык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Лубян урманчылык техникумына укырга керә. Аннан соң Казан дәүләт педаго­гия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Мифтах Вәдүт озак еллар Питрәч районы Шәле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Беренче шигырьләре 1933-1934 елларда газета-журналларда басылып чыга. Яшь шагыйрьнең беренче китабы 1939 елда дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк шагыйрь гади солдат булып туган илен саклый.

М.Вәдүт Мәскәү янындагы сугышларда катнаша.

М.Вәдүтнең тормышы аның иҗаты чәчәк атып килгән вакытта өзелә. Ул 1942 елның 30 мартында сугыш кырында ба­тырларча һәлак була. Яшьлеккә дан җырлаучы солдат-ша-гыйрь М.Вәдүтнең гәүдәсе Тула өлкәсе Арсеньев районы Рыдань авылында күмелә.

Укучы:«Г.Тукайга» шигырен укый.

 

2 а.б. Кәшфи Басыйр улы Басыйров 1906 елда Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Кәшфи бик зирәк малай була һәм башлангыч мәктәпне мактау кәгазе белән тәмамлый.

Бәләбәй педагогия техникумында укыган елларында К.Басыйров сабакташлары Гази Кашшаф, Фатих Кәримнәр белән бергә әдәби түгәрәк каршында кулъязма журнал чыгара. Шул елларда авыл һәм укучылар тормышыннан алып, Кәшфи дә кыска хикәяләр яза.

Техникумны тәмамлаганнан соң, К.Басыйров авылга укы­тучы булып китә. 1934 елны Казанга килә, Татгосиздатта тәрҗемәче һәм редактор булып эшли.

1927 елда «Безнең юл» журналында К.Басыйровның «Минем сөюем» исемле хикәясе басылып чыга һәм укучылар тарафын­нан уңай бәя ала. Язучы үзенең хикәяләрен «Совет әдәбияты», «Азат хатын», «Чаян» журналларында бастыра.

К.Басыйров зур күләмле әсәр язу өстендә эшли. Ләкин ва­кытсыз үлем аның хыялларын тормышка ашырырга мөмкин­лек бирмәде.

Ул 1943 елның 16 гыйнварында фашистларга каршы кан коюлы сугышта һәлак булды.

Бөек Ватан сугышыннан соң язучының «Танышлар» дигән китабы басылып чыкты.

Укучы:«Секретарь» әсәреннән өзек укый. _

«Эш сәгате үткән. Йомышларын үтәргә килүче кешеләр дә юк. Канцеляриянең эшләнәсе эшләре дә тәмам булган, хәтта барлык әйберләр дә җыеп куелган иде. Шулай да Гали утыра бирде. Ул башта әле генә үзе җыештырган үз бүлмәсендәге әйберләрнең: рәсемнәрнең, плакатларның, игъланнарның, шкафларның урнашу рәвешен караштырды. Аларның кай­берсен яңадан барып төзәтте, сыпырып-сыпырып алды. Ә соңыннан, һәммәсе тәмам булгач, ишеккә табарак китте дә инде бүлмәдәге әйберләрнең урынлы тору-тормауларын тик­шереп түгел, ә бүлмәнең җыйнаклыгына, күңелгә ягымлылы­гына рәхәтләнеп, рәхәткә чумып, басып торды. Стеналар ел­майдылар. Гали үзе дә көлеп куйды. Ул, арлы-бирле йөренеп, инде күптән үк кайтып киткән председатель белән телефоннан сөйләшеп алды. Аннан соң стена буендагы диванга ба­рып утырды».

 

1 а.б. Хәйретдинов Мөҗәһит Хәйретдин улы 1901 елда туа. Яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, үзе дә шигырьләр яза һәм аларны район газеталарында бастырып чыгара.

Х.Мөҗәй гомеренең күп өлешен армия сафларында үткәрә. Ул 1931-1933 елларда Урта Азиядә, взвод командиры буларак, басмачыларга һәм кулак бандаларына каршы көрәштә кат­наша. Бу елларда ул күп яза, шигырьләре, очерклары һәм хикәяләре газета-журналларда, альманахларда әледән-әле басылып тора. Менә шул вакытта Х.Мөҗәй Татарстанда үткәрелгән әдәби ярышта катнаша һәм беренче бүләкне ала.

1932 елда аның «Мылтыклылар» дигән китабы басылып чыга.

Х.Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Фронт газетасында аның батырлыклары турында язып чы­галар. Алгы сызыкта да Х.Мөҗәй язучылык эшен дәвам итә. Ул фронт хикәяләре, сугышчыларның батырлыкларын күрсәткән очерклар, шигырьләр яза. Аларның күбесе «Совет әдәбияты» журналында басыла.

Х.Мөҗәй 1944 елның 4 сентябрендә фашистлар тарафын­нан җәзалап үтерелә.

Укучы:«Пулемет һәм кыз» шигырен укый.

 

2 а.б. Мөсәгыйть Мостафин 1909 елның 25 сентябрендә Ютазы районы Бәйрәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән әнисеннән ятим кала. 1927 елда Бәйрәкә мәктәбенең җиде классын тәмамлап, Казанга килә, рабфак­та укый.

Аның беренче хикәяләре Ютазы районы газетасында ба­сыла. 1931 елда беренче китабы — «Очрашу» исемле хикәяләр җыентыгы – дөньяга чыга. 1932 елда аның «Тыңлыйсыңмы, кордаш?» дигән икенче китабы басылып чыга. Шул ук елны балалар өчен «Үсү» җыентыгы басыла.

1931 елда Мостафин «Кызыл яшьләр» газетасында эшли һәм шул ук елның көзендә Ленинград тарих-лингвистика инсти­тутына укырга китә.

1941 елның 8 августында үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә һәм анда артиллерия командиры булып катнаша. Фрон­тта вакытта язу эшен дәвам итә, фронт тормышын чагыл­дырган хикәяләрен бастыра. Ләкин талантлы язучының гомере вакытсыз киселә, ул 1941 елның 6 декабрендә һәлак була.

Укучы:«Кызару» әсәреннән өзек укый.

«Без Ногман белән бервакытны, аңа костюм сайлау өчен, Казандагы «ТУМ» магазинына кердек. Без мөрәҗәгать иткән сатучы яшь кенә бер хатын иде. Ул бик ачык кеше булып чыкты. Сораган бер сүзгә, җанны рәхәтләндерерлек итеп, тулы җавап биреп тора. Башка кайбер сатучылар кебек, үзенең кырыслыгы белән җанны биздерми. Ногманга бу җитә кал­ды. Үзенә яраклы үлчәүдәге костюм юклыгын белгәч тә чы­гып китәсе урында, Ногманым һаман сүз озайта бит. «Сездә йон костюмнар булгалыймы? Тагын кайчанрак кереп чыгар­га мөмкин? Бу арада берәр нәрсә көтмисезме? Үзегез күптән эшлисезме биредә? Монда башка иптәш була торган иде...», фәлән дә фәсмәтән, имеш. Товар караучылар янына кысы­лып, прилавка өстенә үк ята башлады бу. Мин аның җиңеннән тартып карасам да, ул миңа күз генә кысты: «Тукта әле!» имеш. Мин эчемнән генә: «Әйдә, рәхәтлән инде алай булгач», — ди­дем дә башка бүлеккә кереп киттем».

 

1 а.б. Мансур Гаяз улы Гаязов 1917 елда Мари Республика­сының Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа.

Җиде классны тәмамлаганнан соң Бәрәңге педагогия учи­лищесына укырга керә, училище каршындагы әдәбият түгәрәген җитәкли.

М.Гаяз җырга оста була, үзе язган шигырьләрне халык көйләренә салып, бик яратып җырлый. Аны авылдашлары һәм сабакташлары «оста җырлый иде», «тавышы матур һәм аһәңле иде», дип, сагынып телгә алалар.

Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь дошманнарга каршы каләм белән дә, корал белән дә көрәште. Фронт газета­ларында аның ялкынлы шигырьләре басылып килде.

Ләкин яшь талант М.Гаяз Җиңү кояшының балкуын күрә алмады. Кара күзле, чандыр гәүдәле, түгәрәк йөзле, нечкә хисле 26 яшьлек батыр солдат үз Ватанына турылыклы бу­лып, актык тамчы канына кадәр дошманнарга каршы сугы­шып, 1943 елның 19 ноябрендә Белоруссиядә, Витебск өлкәсен­дәге Ускорово авылы янында, каты сугыш барган вакытта һәлак булды.

Шагыйрьнең «Шигырьләр» дигән китабы 1959 елда басы­лып чыкты.

Укучы:«Түләтербез» шигырен укый.

 

2 а.б. Әгъзам Камал 1918 елда Татарстанның Апас райо­ны Үтәмеш авылында туа.

1931-1934 елларда Әгъзам җидееллык мәктәптә укый. Мәктәпнең әдәби түгәрәгендә актив катнаша, «Яшь каләмнәр» дигән кулъязма журналның редакторы була. Бу журналда аның дистәләгән шигырьләре, җырлары урнаштырыла.

1934 елның җәендә яшь шагыйрь Казанга килә, финанс-экономика техникумына укырга керә. Ул Язучылар союзы­ның шагыйрьләр секциясенә актив йөри, өлкән ша­гыйрьләрдән һәм язучылардан киңәшләр ала. «Җилфердә, байрак» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1938 елда дөнья күрә.

Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь шагыйрь газета редакцияләрендә эшли.

1939 елда Әгъзам Камалның икенче җыентыгы — «Һәйкәл янында җыр» дигән китабы – басылып чыга.

1939 елның көзендә Әгъзам армия сафларына алына. Сал­кын окопларда, землянкаларда яткан чакта да шигырь язу­дан туктамый.

Немец-фашистларга каршы барган каты сугышларның берсендә яраланып, госпитальгә керә. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, аңа фронтка — ут сызыгына барырга туры килми. Әгъзам Камалны Саратов шәһәрендәге хәрби училищега җибәрәләр.

Анда укып офицер дәрәҗәсе алганнан соң, яңадан частена — Сталинград фронтына китә.

Әгъзам Камал 1943 елның 10 мартында фашистларга кар­шы атака вакытында һәлак була.

Укучы:«Бронепоезд» шигырен укый.

 

1 а.б. Әхмәт Зыятдин улы Гыймадов 1915 елда Казан шәһәрендә басмаханә эшчесе гаиләсендә туа.

Әхмәт Казанның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбендә укый. 1937 елда күп тиражлы газетада редактор була.

Әхмәт Гыймадов балалар өчен дә яза. 1939-1941 елларда аның хикәяләре «Яшь ленинчы», «Яшь сталинчы» газеталарын­да һәм «Пионер каләме» журналында басыла.

1938 елда Испаниядә барган вакыйгалар, канлы сугыш­лар турында Әхмәт Гыймадов «Мигуель» дигән хикәя яза.

1943 елның башында Ә.Гыймадов Бөек Ватан сугышына китә һәм немец-фашистларга каршы аяусыз сугышта 1943 елның октябрендә һәлак була.

Укучы:«Мигуель» әсәреннән өзек укый.

«Балалар Мигуельнең сөйләвен тыңларга әзерләнделәр. Аларның һәркайсы Мигуель тирәсенәрәк урнашырга тырышты. Мигуель, иптәшләрен бераз шаяртып алырга теләп, диваннан торды да чыбыктан үрелгән дуга табанлы креслога күчеп утырды. Балалар, кинәт дулкынланган диңгез өсте шикелле кай­нашып, җанлы кыршау ясап, Мигуельне әйләндереп алды­лар».

 

2 а.б. Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентяб­рендә Казан шәһәрендә туа. Казанның Вахитов исемендәге мәктәбендә укыган вакытта ук Г.Тукайга ияреп шигырьләр яза.

Мәктәптә укыган елларында аның шигырьләре «Яңалиф», «Чаян», «Азат хатын» журналларында, «Кызыл яшьләр», «Кы­зыл Армия» газеталарында басылып чыга.

1934 елдан башлап И.Закиров Татарстан китап нәшрия­тында хисапчы, аннары бухгалтер булып эшли, читтән то­рып Казан финанс-экономика институтын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, яшь шагыйрь, немец фа­шистларын изге җиребездән куа-куа, Белоруссиягә барыа җитә. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Городилово авылы янында барган каты сугышларның берсендә И.Закиров ба­тырларча һәлак була.

Укучы:«Автоматым» шигырен укый.

 

1 а.б. Шәфиев Исмәгыйль Шәфи улы 1913 елда Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында ярлы кресть­ян гаиләсендә туа. 1929 елда үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм 1932 елда Уфа шәһәрендә педрабфакта укый. Рабфакны тәмамлаганнан соң Кыйгы МТСы га­зетасында, соңыннан район газетасында эшли.

1935-1937 елларда Исмәгыйль Шәфиев Ерак Көнчыгышта армия сафында артиллерия командиры булып хезмәт итә. 1941 елның июнендә фронтка китә. Ватан сугышында лейтенант-танкист булып катнаша һәм зур батырлыклар күрсәтә.

Исмәгыйль Шәфиевнең шигырьләренә лирик җылылык хас. Ул укучының йөрәгенә кереп урнашырлык образлар тудыра.

Яшь шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә тырышып эшли. Ул Һ.Һейне, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов шигырьләрен матур тел белән татарчага тәрҗемә итә. Солдат-шагыйрь 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсе Кузьмиченко авылы янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Укучы:«Туганнарыма» шигырен укый.

 

2 а.б. Хәмит Кави 1906 елда Чуашстан Республикасының Козловка районы Әлмән авылында укытучы гаиләсендә туа. 1920-1926 елларда Казан педтехникумында, 1926-1931 еллар­да Көнчыгыш пединститутының биология бүлегендә читтән торып укый. 1926 елдан Казан мәктәпләрендә, техникумна­рында биология һәм география фәннәре укыта, бер үк вакыт­та әдәби-фәнни хезмәт белән дә шөгыльләнә.

Хәмит Кави ел саен илебезнең төрле почмакларына сәяхәт ясый. Ул бик яшьтән тарихи урыннар белән кызыксына, ка­зылма байлыклар чыга торган урыннарда була һәм шулар турында очерклар, маҗаралы хикәяләр яза.

Яшь язучының 1930 елда «Кавказ таулары аркылы җәяү» дигән китабы басылып чыга.

Х.Кави барлыгы уннан артык китап чыгара. Шулар ара­сында «Идел буенда йөрү», «Кузбасска сәяхәт», «Сәяхәт» һәм башка китаплары бар.

1941 елның сентябрендә Хәмит Кави армия сафларына алына һәм лейтенант булып хезмәт итә. Фронтта да үзенең иҗат эшен туктатмый. «Сугыш сәяхәте» дигән китап язу өчен материал туплый. «Туп һәм китап», «Хаккый батыр турында» исемле китаплар язарга да әзерләнүе билгеле. Әмма ул үзенең матур хыялларын тормышка ашыра алмый кала. 1944 елның 15 июлендә Хәмит Кави Волынск өлкәсе Друженополь янын­дагы сугышта батырларча һәлак була.

Укучы:«Кильдин атавы» әсәреннән өзек укый.

«Кооператив әйберләрен алырга килгән кеше кырыйга без­не дә алып чыкты. Шушы төшү белән Кильдин атавында бер атна тордык. Килгән кешеләр мәктәп йортына урнашалар икән, без дә шунда кереп урнаштык. Мәктәпнең бер бүлмәсендә ике өстәл, бер карават бар иде. Караватка Соло­вьев, өстәлләргә Фиш белән мин урнаштык. Шулай итеп, тын гына тора башладык. Атау буйлап көне буе йөргәч, кичке унберләрдә кайтып мич ягып җибәрә идек. Мич янып кызгач кына, тагын утын салып, йокларга ята идек. Мич сәгать унда ягылды, сәгать уникеләрдә бүлмә тәмам кызу иде. Без сәгать икегә кадәр укып яттык. Яткан вакытта бүлмә җылы булса да, иртәнге сәгать сигезләрдә мин суыкка калтырап уянып киттем. Бу суыкта артык ятарга мөмкин булмагач, утын ярып тагын мичне ягып җибәрдек. Шуннан соң гына тагын йок­лап китеп булды. Минем юрганым юка булганга күрә, ахры­сы, суык миңа катырак тәэсир итә иде. Беренче көнне суыкның тәмен татыганга, икенче көнне кичке унда мичне ягып, йокларга ятканда да сүндермәдек».

 

1 а.б. Касыйм Мисбах улы Вахитов Башкортстанның Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында 1916 елда туа. 1935 елда Башкортстан педагогия техникумында укый һәм аны тәмам­лагач җидееллык мәктәптә физика-математика укытучысы булып эшли. Аннан соң Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә.

Касыйм Вахит техникумда укыган елларда шигырьләр яза башлый һәм аны өлкә газеталарында бастыра.

Касыйм Вахит «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газетала­рында һәм «Совет әдәбияты», «Чаян», «Азат хатын» журналла­рында актив языша. Аның шигырьләре «Дуслык», «Очкыннар» һәм «Бәхетле яшьләр» исемендәге альманахларда басыла.

1942 елның 4 октябрендә батырларча һәлак була.

Укучы:«Төш» шигырен укый.

 

2 а.б. Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда Курган өлкәсе Әлмән районы Тозау авылында туа. Яшьтән ятим кала. Балалар йортында тәрбияләнә, мәктәптә алдынгы укучыларның берсе була.

Озак та үтми, М.Гатау Чиләбе өлкәсендәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң балалар йорты директоры булып эшли.

1937 елда М.Гатау Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. Халык авыз иҗатын өйрәнә, җыр­лар, бәетләр җыя.

1939 елда М.Гатауның «Урал мәхәббәте» дигән беренче ки­табы басылып чыга.

М.Гатау 1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә, шул ук елның 20 ноябрендә Калинин өлкәсе Гаврилово авы­лы янында барган каты сугышларның берсендә һәлак була.

Укучы: «Идел» шигырен укый.

 

1 а.б. Мамин Мөхәммәтша Гомәр улы 1905 елда Мордва Республикасының Полянка районы Горинка авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

1906 елда әтисе Гомәр озак авырудан соң вафат була, ишле семья Мөхәммәтшаның әни­се җилкәсендә кала. Мөхәммәтша дөньяның әчесен-төчесен бик яшьли татый.

Ул 1918 елга кадәр авыл мәктәбендә укый, аннары Пенза шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсына китә. Ләкин өйдән материаль ярдәм булмый. Өстәвенә, 1921 елда ачлык башлана, шулар нәтиҗәсендә укуын төгәлли алмый, 1922 елда ту­ган авылына кайта һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куя.

М.Мамин 1924 елдан 1930 елга кадәр укытучы булып эшли. 1930 елда Казанга килә һәм педагогия институтына укырга керә. 1933-1936 елларда педагогия институтында аспиранту­рада укый. Шул елларда әдәби эшчәнлеге киң колач белән җәелеп китә.

1936 елдан Мөхәммәтша Мамин педагогия институтында татар әдәбияты укыта.

М.Мамин татар әдәбиятына караган берничә фәнни хезмәт яза. Шулар арасында иң популяры – «Һади Такташ поэзиясе» дигән хезмәте. 1941 елда ул аерым китап булып басылып чыга, белгечләр, укытучылар һәм студентлар тарафыннан югары бәя ала.

1941 елда М.Мамин Бөек Ватан сугышына китә. Өлкән лей­тенант буларак фронтта иң җаваплы участокларда хәрби заданиеләрне җиренә җиткереп үти, шәхси батырлыклар күрсәтә.

1943 елның августыңда М.Мамин, Воронеж шәһәре янын­да барган каты сугышларның берсендә яраланып, госпитальгә керә. Озак та тормый, шул ярасыннан үлә. Аның гәүдәсе Во­ронеж өлкәсенең Воробьевка авылында күмелә.

 

2 а.б. Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә Саратов өлкәсе­нең Дергач районы Алтата авылында ярлы крестьян гаилә­сендә туа.

1914 елда әтисе үпкә чиреннән вафат булгач, Аитзәк авыру әнисе тәрбиясендә кала. Ниһаять, җиде яше тулар-тулмас, күрше авылга барып көтүчелеккә яллана. 1925 елда Аитзәк авылда беренчеләрдән булып комсомолга языла.

1928 елда район комсомол комитеты Аитзәкны Мәскәүгә укырга җибәрә. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, ул үз райо­нында төрле җаваплы урыннарда эшли. 1929 елның ахырын­да колхозларны ныгыту өчен авылга председатель итеп җиб­әрелә.

Илне индустрияләштерү чорында ул Донбасска китә һәм анда шахтер булып эшли. Шушы елларда әдәбият белән кы­зыксына башлый, шигырьләр, очерклар яза, шахта газета­сында һәм өлкә газеталарында басыла.

Батыр йөрәкле шагыйрь һәм солдат 1941 елның 28 октяб­рендә Смоленск өлкәсе Демидов шәһәре янында батырларча һәлак була.

Укучы:«Чаңгыда» шигырен укый.

 

1 а.б. Мөхәммәт Әхмәтгалиев 1920 елның 24 гыйнварында Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1937 елда Яңа Бистәдәге 13 нче мәктәпнең 10 классын тәмамлый. Мәктәптә укыган елларында ук балалар өчен кыска-кыска шигырьләр яза. 1935 елда «Мин бәхетле» исемле беренче ши­гыре «Яшь ленинчы» газетасында басыла. Шул еллардан алып матбугатта системалы рәвештә шигырьләре белән катнаша башлый.

М.Әхмәтгалиев 1937 елда Казан дәүләт педагогия институ­тына укырга керә. 1937-1941 елларда «Шат балалык», «Очкын­нар», «Туган ил», «Чәчәк атабыз», «Алмаш» һәм «Бәхетле яшьләр» исемле альманахларда дистәләрчә шигырьләре басыла.

Бөек Ватан сугышы башлану белән М.Әхмәтгалиев сугыш­ка китә. 1943 елның октябрендә батырларча һәлак була.

Укучы:«Минем көймәм китте еракка» шигырен укый.

 

2 а.б. Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Саба районы Шәтке авылында укытучы гаиләсендә туа. 1928 елда Шәтке мәктәбенә укырга кереп, аны тәмамлый.

Мәктәптә укыган елларында ук Г.Галиев шигырьләр яза башлый. «Яшь ленинчы», «Яшь сталинчы» газеталарында, «Пи­онер каләме», «Азат хатын» журналларында шигырьләре ба­сылып чыга.

Габдулла Галиев 1935 елда Казан педагогия институты кар­шындагы рабфакка укырга керә. Менә шушы елларда аның иҗаты киң колач белән үсә башлый. 1939 елда «Яшел бөреләр» дигән беренче җыентыгы дөньяга чыга. Озак та үтми, икенче җыентыгы («Үсәбез») басыла.

1939 елда Г.Галиев хәрби хезмәткә алына. Аның кайту көннәре якынлашып килгәндә, сугыш башланып китә. Ул Украинага ыргылучы фашист гаскәрләренә каршы аяусыз сугыша, язган хатларында көнгә икешәр, өчәр мәртәбә ата­кага күтәрелүләрен белдерә.

Яшь шагыйрь Г.Галиев 1941 елның сентябрендә Каменец-Подольск шәһәре янында каты сугышлар барган вакытта батырларча һәлак була.

Укучы:«Ак каен» шигырен укый.

 

1 а.б. Әхтәм Әмин улы Әминев 1918 елда Башкортстанның Миякә районы Әнәч авылында туа, 1933 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1934 елда Свердловск педагогия техни­кумына укырга керә. Техникумда укыган елларында беренче шигырьләрен яза һәм Свердловскида чыга торган газеталарда бастыра.

1937 елда Әхтәм Әминев Казанга килә, 1941 елда педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмам­лый.

Институтта укыган елларында Әхтәм Әминев шигырьләр яза, аларны әдәбият түгәрәгендә тикшерәләр, түгәрәк тара­фыннан чыгарылган журналда урнаштыралар. Соңрак шул әсәрләре «Очкыннар», «Туган ил» дигән җыентыкларда, «Пио­нер каләме» журналында һәм «Яшь сталинчы», «Яшь ленинчы» газеталарында басыла.

Яшь шагыйрь 1941 елның декабрендә Бөек Ватан сугышы­на китә һәм политрук урынбасары булып хезмәт итә.

1942 елның апрелендә Көнбатыш фронтта Сухоничи-Мещовск юнәлешендә каты сугышлар барган вакытта Ә.Әминев снаряд ярчыгы тиеп каты яралана, шул ярасыннан озак­ламый вафат була.

Укучы:«Ил чигендә» шигырен укый.

 

2 а.б. Сөләйман Мөлекев 1920 елның 5 гыйнварында Балтач районы Пыжмара авылында туып үсә. Җидееллык мәктәпне һәм Алабуга китапханә техникумындагы курсларны тәмам­лаганнан соң, 1940 елга кадәр Татарстан авылларында ки­тапханәче һәм укытучы булып эшли.

Сөләйман Мөлекев язган шигырьләрен Казанга, «Пионер каләме» редакциясенә җибәрә. Озак та үтми, аның бер шигы­рен бастыралар. Яшь авторның өлкә газеталарында, альма­нахларда, «Пионер каләме» журналында шигырьләре күренә башлый.

1940 елның 2 февралендә Армия сафларына алына һәм Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк немец-фашистларга каршы көрәшә. 1941 елның сентябрендә Киев өчен булган каты сугышларның берсендә һәлак була.

Укучы:«Урман» шигырен укый.

 

1 а.б. Абделсаттаров Абдерәхим Сөләйман улы (Рәхим Сат­тар) 1912 елның 15 августында Башкортстанның Чишмә рай­оны Түбән Каҗәт авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда яшьләр газетасы редакторының урынбасары булып эшли. Фронтка китә, десант частьларында хезмәт итә. 1942 елның 27 маенда Көнбатыш фронттагы каты сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Смоленск, Борисово шәһәрләрендә, Германиянең Вустрау дигән җирендәге фашист лагерьларын­да михнәт чигә. Ул анда Абдулла Алиш белән очраша, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яше­рен антифашистик оешманың ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында гитлерчыларга каршы листовкалар язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша. Р.Саттар 1943 елның июнь аенда лагерьдан кача һәм хәбәрсез югала.

Р.Саттар әсирлектә шигырьләр дә язган. Бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, кулдан кулга күчеп, туган илгә кайтып җитә («Ант», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Ата һәм бала» һ.б.)

Укучы:«Халкым өчен» шигырен укый.

 

2 а.б. Безне сезне Бөек Ватан сугышында ятып калган татар язучыларының тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырдык. Әйдәгез әле, аларны бер минут тынлык белән искә алыйк.

(1минут тынлык)

А.б.

Предыдущая статья:Каләмне штыкка тиңләп Следующая статья:Якты, изге җәннәтебез – тик Җир генә!
page speed (0.0921 sec, direct)