Всего на сайте:
282 тыс. 988 статей

Главная | Литература

Каләм белән җиңдем дошманны: Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланган методик-библиографик ярдәмлек  Просмотрен 30

Каләм белән җиңдем дошманны

Бөек Ватан сугышында катнашкан

татар язучыларына багышланган

методик-библиографик ярдәмлек

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Каләм белән җиңдем дошманны

(Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына

багышланган методик-библиографик ярдәмлек)

 

 

Төзәтелгән 2 нче басма

КАЗАН

Милли китап» нәшрияты

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең

редакция-нәшрият шурасы карары белән басыла

 

Төзүчесе Р.Р.Гаязова

Җаваплы мөхәррире И.Г.Һадиев

 

 

Каләм белән җиңдем дошманны: Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланган методик-библиографик ярдәмлек: төзәтелгән 2 нче басма / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Р.Р.Гаязова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. - Казан: Милли ки­тап, 2010. - б.

 

Ярдәмлек, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының иҗатына багышланган әдәбият белән эшләүдә ярдәмлек бу­ларак, китапханәчеләргә тәкъдим ителә. Бирелгән материалларны язучыларны искә алу кичәсе, күргәзмәләр һәм баш­ка чаралар үткәрү өчен файдаланып була.

ББК 78.38

© Татарстан Республикасы

Милли китапханәсе, 2010;

© «Милли китап» нәшрияты, 2010.

 

Кереш сүз

2010 елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 65 ел тула. Шул уңайдан китапханәчеләр алдына бу бәйрәмне зурлап үткәрү бурычы куела.

Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, журналист була­рак фронт газеталарында хезмәт иттеләр, кулларына корал алып алгы сызыкларда сугыштылар. Аларның күбесе сугыш­тан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде.

Прозаиклардан Кәшфи Басыйров, Әхмәт Гыймадов, Хәмит Кави, әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күтәрелеп килүче Мөхәммәт Әблиев, шагыйрьләрдән Демьян Фәтхи, Хәйретдин Мөҗәй, Әгъзам Камал, Мансур Гаяз һ.б. әдипләр каләм көче белән дә, корал белән дә дошманны кый­надылар. Алар окоп стеналарына сөялгән хәлдә яки ял сәгать­ләрендә көрәк өсләренә, котелок төпләренә куеп кыска-кыска хикәяләр, сугыш очерклары, ялкынлы шигырьләр иҗат иттеләр.

Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнар һаман да халык күңелендә.

Бу ярдәмлек Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язу­чыларына багышлана. Җыентыкта Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының исемлеге тулысынча бирелә. Китапханәчеләргә һәлак булган та­тар язучыларының иҗатына багышланган «Каләм белән җиңдем дошманны» дигән искә алу кичәсенең сценарие тәкъдим ителә. Аерым язучының иҗатына багышлап төрле чаралар үткәрү өчен Милли китапханә тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән методик-библиографик ярдәмлекләр исемлеге бирелә.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын лаеклы каршылау һәм яшь бу­ынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү макса­тыннан, мәктәп укучылары арасында Бөек Ватан сугышын­да катнашкан татар язучыларының әсәрләрен сәхнәләштерү, шигырьләрен сәнгатьле итеп уку буенча ярышлар оештырыр­га киңәш итәбез.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнаш­кан татар язучыларының шигырьләренә язылган җырларны туплап «Җырлыйк, әле!» уены уздырырга мөмкин. Җырлар һәм әдәбият исемлеге ярдәмлектә бирелә. Җиңүнең 65 еллыгына багышлап радиотапшырулар оештырырга була.

Сугыш гарасатын үз башыннан, үз җаны аша кичергән язучылар, шагыйрьләр бар. Алар — үлем белән күзгә-күз оч­рашып та исән калу бәхетенә ирешкән, шуңа микән тормыш кадерен белеп яшәүче, үзенә аерым бер үҗәтлек белән иҗатта яңадан-яңа үрләр яулаучы буын. Кызганыч ки, әлеге буын әдипләренең сафы һаман саен сирәгәя бара...

Хисам Камаловәнә шушы фронтовик-әдипләр гвардия­сеннән. Китапханәләрдә шушы әдипкә багышланган әдәби кичә үткәрү урынлы булыр иде. Кичәгә әзерлек алдыннан Хисам Камаловтурында әдәбиятны барлап китап күргәзмәсе оештыру, кичә барышында истәлекләреннән өзекләр уку кирәк.

Элеккерәк елларда Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге чыгарган, сугыш темасын чагылдырган түбәндәге методик-библиографик ярдәмлекләрдән файдалана аласыз:

Билгесез сугыш=Неизвестная война: Взгляд через 55 лет: методико-библиографические материалы / Нац-ая б-ка Республики Татарстан; сост. К.Б.Фатхеева; отв. ред. А.Р.Абдулха-кова. – Казань: Милли китап, 1999. – 52с.

Сугыш кайтавазы=Была война. В библиотеках республики: из опыта работы. 1996г.

Вып. 1/ Нац-ая б-ка Республики Татарстан; сост. Е.Г. Шемелова; отв. ред. А.Х.Мушинский. –Казань: Милли китап, 1996. – 40с.

Үткән сугыш: республика китапханәләрендә: эш тәҗрибә­сеннән. 1996 ел. 2 нче чыгарылыш / Татарстан Җөмһүрияте­нең Милли китапханәсе; төз. Н.Ә.Асылкаева; җав. мөх-ре Р.И.Вәлиев. – Казан: Милли китап, 1996. – 46б.

Библиотеки Татарстана в период Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.

на страницах газет «Красная Татария» и «Комсомолец Татарии»: сб. материалов / НБ РТ; сост. К.Б.Фат­хеева; отв. ред. Р.У.Багаева. – Казань: Милли китап, 2002. – 152с.

Китапханәләрдә хәрби-патриотик тәрбия=Военно-патриотическое воспитание в библиотеке. В библиотеках республики: из опыта работы. Вып. 3 / Нац-ая б-ка Республики Татарстан; сост. Ч.Г.Яруллина; отв. ред. Р.У.Багаева. – Казань: Милли китап, 2002. – 38с.

Ярдәмлектә бирелгән материалларны китапханәчеләр Бөек Җиңү бәйрәмен зурлап үткәргәндә актив файдаланырлар дигән теләктә калабыз.

 

 

Предыдущая статья:Организация и задачи ГО в учреждениях здравоохранения. Следующая статья:Бөек Ватан сугышында катнашкан
page speed (0.0331 sec, direct)